+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 июль 2020, 16:45

Башкортстанда “Кайгырту картасы” системасы эшли башлаячак

"Бердәм Русия” партиясе Башкортстанда “Кайгырту картасы” интерактив системасын башлап җибәрә.

"Бердәм Русия” партиясе Башкортстанда “Кайгырту картасы” интерактив системасын башлап җибәрә.
Яңа программа республика халкына максатлы ярдәм күрсәтергә ярдәм итәчәк. "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты каршындагы "Безнең кайгырту" проекты камилләштерелгән система буенча пандемиядән соң эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров бүген, 3 июльдә, эш утырышы вакытында белдерде.
"Партия пандемия вакытында бик зур эш башкарды: безнең колл-үзәк 90 мең шалтырату кабул итте, 250 меңнән артык кешегә максатлы социаль ярдәм күрсәтелде”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы белән берлектә махсус СRМ-системасы кертү планлаштырыла, ул алга таба бөтен эшне автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Базага ярдәмгә мохтаҗ гражданнар категорияләре: пенсионерлар, инвалидлар, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр, авыр тормыш хәленә таручылар керәчәк.
Хәзер профильле министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар системага керүчеләр исемлеген төзиячәк. Алга таба ярдәм сметасын, попечительләр советын формалаштыру һәм программаны агымдагы елның көзендә
эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас