+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 июль 2020, 11:45

Социаль контракт төзергә ашыгыгыз!

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә социаль контракт (АСПК) нигезендә максатлы ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә социаль контракт (АСПК) нигезендә максатлы ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ярлылык дәрәҗәсен киметә торган сынау проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Аңа ярашлы, авыр тормыш хәлендә калган гражданнар һөнәри белем алырга, эшкуарлык эшчәнлеге һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр алырга, беренче чиратта кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин.

Ленара Иванова сүзләренә караганда, бу 4,4 меңнән артык гаилә белән социаль контрактлар төзергә һәм аз керемлеләргә тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Быел финанслауның гомум күләме 426,8 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 375,6 миллион сум. 3 июльгә 1482 социаль контракт төзелгән дә инде. Рәсми эшкә урнашкач, граждан хезмәт хакына аена 10 434 сум күләмендә өстәмә ярдәм алачак.

- Контрактлар бирү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, иң кирәкле юнәлеш – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, – диде вице-премьер. - 2014 елдан 2019 елга кадәр төбәктә 265,7 миллион сумлык 6 570 контракт төзелгән.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вак товар җитештерү технологиясен (агрофрайчайзинг) кертү буенча проект эшләгән. Шулай ук, быел шәхси эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен түләү күләмен хәзерге 100 меңнән 250 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урыннарда АСПК кертүнең мөһимлеген аңлату өчен күчмә семинарлар оештырырга кушты.

– Халыкны эш белән тәэмин итүне оештыру буенча мөһим юнәлешне даими контрольдә тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Эшсезлекне киметү буенча мәсьәләләр турында Хөкүмәт Президиумы утырышында фикер алышырга кирәк.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас