+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
16 Июля 2020, 08:00

Эшсезлек мәсьәләсен ничек хәл итәргә?

Кичә хәбәр иткәнебезчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән Президиум утырышында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар. “Фейсбук”тагы битендә ул түбәндәгеләрне язды.

Кичә хәбәр иткәнебезчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән Президиум утырышында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар. “Фейсбук”тагы битендә ул түбәндәгеләрне язды.
“Президиумда эшсезлек проблемасы турында фикер алыштык. Аңлашыла ки, каты карантин һәм күп кенә предприятиеләрнең эшчәнлеген мәҗбүри туктатып торуы вакытында ул үсте. Без моның белән көрәшәбез - пособиеләрне шактый арттырдык; эш бирүчеләргә чыгымнарның бер өлешен компенсациялибез; иҗтимагый эшләр оештырабыз һәм башкалар.
Хәзер мин башка нәрсә турында язарга телим. Коронавирус - бик җитди проблема, әмма ул барыбер бер сәбәп булып тора. Мине беренче чиратта системалы проблемалар борчый.
Әгәр структур яктан карасак, безнең икътисад ихтыяҗлары белән хезмәт базарында булган тәкъдим арасында җитди дисбаланс булуы күренә. Бер юнәлешләрдә - эшче көчләр кытлыгы һәм буш вакансияләрнең күплеге; икенчеләрендә - беркемгә дә кирәкле булмаган резюмелар җибәрүче кандидатларның артык күплеге. Кирәкле түгел, чөнки бу тармакларда бер вакансиягә берничә дистә кандидат туры килә.
Проблема шунда ки, реаль эш бирүчеләр бездә хезмәт базары ихтыяҗларын фаразлауда катнашмыйлар диярлек, шуңа күрә ул реаль тормыштан аерым формалаша. Бу әле йомшак итеп әйтсәк.
Бу уңайдан нәрсә эшләргә мөмкин?
Беренчедән, без властьның эш бирүчеләр белән мөнәсәбәтләре структурасын реаль үзгәртәчәкбез. Нәкъ менә соңгыларының фикере фаразлар һәм дәүләт тырышлыклары нигезенә ятарга тиеш, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Дәүләт укырга акчаны беренче чиратта икътисадта реаль ихтыяҗ булачак белгечлекләргә тотынырга тиеш.
Икенчедән, һөнәри юнәлеш бирү темасы белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Ул бездә күңелсез, искечә тормышка ашырыла. Аңлашыла ки, яшьләрнең кәефенә һәм кыйммәтләренә мондый эш йогынты ясый алмый. Шушы “ачык ишекләр көннәре”, профориентацион стендлар һәм дистә еллар элек барлыкка килгән башка формалар шулкадәр эчпошыргыч ки, кызыксыну булмаудан йоклап китәргә мөмкин.
Яңа технологик (шул ук вакытта иҗади) алымнардан башка без шундый катлаулы һәм күптәнге проблеманы - эшсезлекне хәл итә алмаячакбыз.
Бүгенге утырыш барышында туган уйлар менә шундый.
#командахабирова #Башкортостан #мерыподдержки #экономика #коронавирус”.
Фото: “Фейсбук”.
Читайте нас