Башкортстанда социаль реклама тарату һәм территорияләрне тышкы мәгълүмати бизәү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзеләчәк.
Тиешле карарга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Документ рәсми хокукый интернет-порталда басылган.
Комиссия составына Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре керде.
Комиссия Башкортстанда уздырыла торган ярышларга, күргәзмәләргә, ярминкәләргә һәм башка социаль әһәмиятле чараларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән социаль реклама таратуны координацияләячәк.