+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 июль 2020, 09:05

Республикада эш урыннарында күпме кеше һәлак була?

Белгечләр әлеге күрсәткечнең кимүен билгели.

Республикада эш урыннарында һәлак булучылар яисә җәрәхәт алучылар саны күзгә күренеп кими. Мәсәлән, былтыр Башкортстан оешмаларында үлем белән тәмамланган 94 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 41 үлем җитештерү белән бәйле иде, дип хәбәр итә республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге күрсәткеч 2018 ел дәрәҗәсеннән 17,3 процентка түбәнрәк.
Шулай ук, узган елда 107 кеше эштә авыр җәрәхәтләр алган, бу, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 24 очракка кимрәк.
Агымдагы ел тәмамланырга әле вакыт бар, шулай да белгечләр бу статистиканың былтыргы белән чагыштырганда кимүен билгели.
Фото:proural.ru
Читайте нас