Бүген, 28 июльдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә Сибайда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен күпфункцияле үзәк төзү мәсьәләләре буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды.
Әлеге үзәктә балалар комплекслы медицина-социаль тернәкләндерү узачак. Аларга психология-педагогик, укыту-тәрбия һәм социаль адаптациядә ярдәм күрсәтеләчәк.
Киңәшмә әгъзалары архитекторлар тәкъдим иткән проект концепциясе турында фикер алышты.
— Яңа күпфункцияле үзәк чын мәгънәсендә Сибайны бизәп торачак, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.