+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 август 2020, 09:55

Ялгыз ветераннарны депутатлар караячак

«Бердәм Русия» депутатлары ялгыз сугыш ветераннарын опекага алу турындагы карарга җинаятьчеләр100 яшьлек Иван Несмеяновны үтергәннән соң килгән.

«Бердәм Русия» депутатлары ялгыз сугыш ветераннарын опекага алу турындагы карарга җинаятьчеләр100 яшьлек Иван Несмеяновны үтергәннән соң килгән.

Фаҗига 9 июльдә Башкортстанның Кыйгы районының Ләүзә авылында булды. Ул чакта билгесез талаучылар ялгыз Бөек Ватан сугышы ветеранын аеруча кансызлык белән үтергән иде. Соңрак ачыкланганча, җинаятьчеләр өлкән яшьтәге ирне үтерер алдыннан җәзалаган. Партия кеше үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен ярты миллион сум акча вәгъдә итә.

Алга таба мондый фаҗигаләр булмасын өчен һәр ялгыз ветеранны депутатларның берсе кайгыртачак. Түрә ветеранга барып йөриячәк, я үз вәкилен җибәрәчәк, шалтыратып, килеп туган мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтәчәк. Пенсионерларга, шулай ук, социаль хезмәткәрләр дә барачак.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 апрельгә республикада 738 - сугышта катнашучы, 285 - сугыш инвалиды, 99 - элекке концлагерь тоткыны, 98 - Ленинград блокадасын кичерүче, 20 320 тыл хезмәтчәне яши.

Фото: proufu.ru
Читайте нас