+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 август 2020, 18:10

Хәйрия оешмалары вәкилләре очрашты

Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмалары вәкилләренең «түгәрәк өстәл»е узды.

Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмалары вәкилләренең «түгәрәк өстәл»е узды.

Анда хосписларына ярдәм итүче «Вера» хәйрия фонды учредителе, «Регион Заботы» ОНФ проекты авторы Нюта Федермессер һәм Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнаштылар.

Нюта Федермессер чарада катнашучыларның барысын да актив фикер алышуга чакырды һәм бүгенге сөйләшү Сочида сентябрьдә узачак Стратегик башлангычлар агентлыгының "Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" федераль форумы алдыннан узуын билгеләп үтте. Җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуның максаты - яңа дәүләт социаль стратегиянең башлангыч ноктасы булачак социаль блокның проблемалы кырларын ачыклау.

Коммерциягә карамаган оешмаларга мөрәҗәгать итү һәм аларның иң яхшы тәҗрибәләрен җыю карары, Нюта Федермессер сүзләренчә, беренче чиратта, нәкъ менә җәмәгать эшлеклеләренең авырлыкларны читләтеп уза һәм куелган максатларга ирешә алуы сәбәпле сайланган.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар зур энтузиазм белән тәкъдим ителгән тема турында фикер алышуга кушылды. Төбәк җәмәгатьчеләре KPI эшләгәндә кулланыла ала торган стандартлар һәм параметрларны ничек күзаллаулары белән уртаклашты.

Мисал өчен, "Безнең балалар" хәйрия фонды директоры Ольга Власова, әнисез дәваханәгә эләккән ике яшьлек бала өчен дәваханә койкасы, табиб ярдәме һәм туклану - норма түгел, аңа үзенең әнисенең кайгыртуы кирәк, дип белдерде.

Чара тәмамланганнан соң анда катнашучылар Уфа хосписы төзелеше мәйданчыгында булды.

Фото:
nablagoe.ru
Читайте нас