Русиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләрнең еллык отпускысын 35 көнгә җиткерү тәкъдиме белән чыгыш ясаган.
- Бу башлангыч шуның белән яхшы: ул күпбалалы гаиләләрне яклауга юнәлтелгән, ә бер яки ике генә бала тәрбияләүче парлар өчен гаиләләрен ишәйтү хакында уйланырга тагын бер этәргеч булуы ихтимал, - дигән Волынец.
Шул ук вакытта Иҗтимагый палата әгъзасы дәүләтнең күпбалалы әти-әниләр өчен отпуск түләүләренә үз өлешен кертүен мөһим дип саный. Бу чара эш бирүче тарафыннан күпбалалы хезмәткәрләрнең кыерсытылмавы өчен кирәклеген ассызыклый ул.
"Әгәр дә эш бирүче хезмәткәрләренә әлеге өстәмә җиде көн өчен отпуск акчасы түли икән, дәүләт аңа ярдәм кулын сузарга тиеш. Салымнарны киметү, яки башка алым белән. Киресенчә булса, эш бирүчеләр күпбалалы кешеләрне эшкә алмаска төрле сәбәпләр табачак", - ди Ирина Волынец.