Стәрлетамакта туган бу балага ничек яшәргә?
Бу бала турында җәмәгатьче Регина Биргулиева үзенең аккаунтында хәбәр итә. Ул озак вакытлар инде авыр тормыш хәлендә калган сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итә.
Әмирәнең дә хәле нәкъ шундый. Фотолардан күренгәнчә, кыз җитди тайпылышлар белән туа, шул исәптән күрү буенча да проблемалары бар. Аның әтисе, кызы инвалид булуын белгәч, гаиләдән китәргә булган. Ир хатынына кызын махсус учреждениегә тапшырырга тәкъдим иткән, тик ул баш тарткач, үзе китәргә булган.
Шул вакыттан бирле Әмирә һәм аның әнисе авыруга каршы көрәшәләр. Дәвалауга акча кирәк булгач, фатирын сата. Бу вакытка кыю кыз баш миенә 4 шунтлау һәм 6 ай эчендә 11 наркоз кичергән. Кечкенә бала өчен бу - башка сыймаслык сынаулар.
Шушы көннәрдә кызны Уфага, ә аннан соң Санкт-Петербургка алып барачаклар. Даруларга һәм туклануга аңа акча кирәк, ә ялгыз әни сырхау баласы белән берничек тә эшкә чыга алмый.
Әгәр Әмирәгә ярдәм итәргә булсагыз, акча күчерүнең берничә юлыннан файдалана аласыз:
Волонтерлар картасына күчерү:
8 919 616 60 26 - Саклык банкы (телефон номеры буенча).
Яисә: АНО "Центр социальной поддержки "Радуга добра":
Расчётный счёт: 40703810706000002689.
Банк: БАШКИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ N8598 ПАО СБЕРБАНК.
БИК: 048073601.
Кор. Cчёт: 30101810300000000601.
ОГРН: 1190280043360.
ИНН: 0268087453.
КПП: 026801001.
Фото:https://bash.news/