Владимир Путин бу хәлгә игътибар арттыру кирәклеген әйтте. Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе бераз үсте, дип белдерә Русия Президенты Владимир Путин. "Архангельск өлкәсендә эшсезлек дәрәҗәсе ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда бераз күбрәк", - диде Путин Архангельск өлкәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Александр Цыбульский белән очрашуда. Президент билгеләп үткәнчә, яңа эш урыннары булдырылганчы вакытлыча эшсез калган кешеләргә игътибар итәргә кирәк. "Бу уңайдан күп кенә юнәлешләр буенча эшләргә кирәклеген сез беләсез. Мин сездән моңа игътибар итүегезне һәм моңа игътибарыгызны шәхсән генә түгел, ә сезнең бөтен командагыз юнәлтүен сорыйм", - диде дәүләт башлыгы. Фото:ria.ru