Исегезгә төшерәбез: республика Хөкүмәтенең 2020 елның 6 маендагы 290нчы карары нигезендә Башкортстан бюджетыннан 2018-2020 елларда Русия кредит оешмаларында торак (ипотека) кредитлары (заемнар) алган гражданнарга процентлар түләүгә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү тәртибе расланды. Әлеге чаралар Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан инфекция аркасында килеп чыккан эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә халыкка ярдәм итү максатларында күрелде.
Финанс ярдәмен алуга өч һәм аннан да күбрәк баласы булган; инвалид булган яисә инвалид балалар гаилә әгъзалары булган гражданнар; әгәр баланың ата-анасы тиешле рәвештә билгеләнмәгән булса, никахтан тыш бала тапкан һәм тәрбияләүче хатын-кызлар; баланың ата-ананың берсе үлгән очракта йә ата-анасының берсе хәбәрсез югалган дип танылса, шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 2020 елның 1 июненә кадәр төп эш урынын югалткан һәм кредит оешмасына гариза бирү вакытына эшкә урнашмаган гражданнар өметләнә ала.
Тәртип нигезендә, балалар дип түбәндәгеләр санала: 18 яшькә кадәрге балалар һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда көндезге формада белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар. Чараның бер катнашучысына субсидиянең гомум күләме 100 мең сумнан артмаска тиеш.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру операторы булып Башкортстан Республикасы Торак программаларын гамәлгә ашыру идарәсе тора. Хәзерге вакытта Саклык банкы, «Россельхозбанк», ВТБ банкы, «Россия» акционерлар банкы, УРАЛСИБ банкы, «СМП Банк»; "ЮниКредитБанк", "Газпромбанк" һәм "Росбанк" кебек кредит оешмалары белән ике яклы килешү төзелгән.
Субсидия алу документларын рәсмиләштерү өчен гражданнарга кредит учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Саклык банкы клиентлары Уфа шәһәрендәге банк бүлекләрендә генә гариза бирә ала.
Фото: building.bashkortostan.ru