1 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында, аны Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров уздырды, 2020 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге хәлне яхшырту өчен федераль Хөкүмәт бу өлкәдә өстәмә чараларны гамәлгә ашыру планын раслаган. Әйтик, Башкортстанга бу максатларда Русия Хөкүмәтенең резерв фондыннан 179,4 миллион сум акча бүленгән. Бирелгән акчалар күләме буенча республика Свердловск өлкәсеннән соң икенче урында тора, ә Идел буе федераль округында - беренче.
Әлеге тема буенча Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җентекләп сөйләде.