+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 сентябрь 2020, 15:55

Ятимнәр тораклы булды

Бүген Кушнаренко районында «ятим балалар» категорияле өч кешегә, хроник авыруы булган балалы гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.

Бүген Кушнаренко районында «ятим балалар» категорияле өч кешегә, хроник авыруы булган балалы гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.

Район хакимияте уңайлы торак табу өчен җитди эш алып барды. Республика Торак төзелеше фондының «Андреевский» микрорайонына урнашкан йортына тукталганнар.

- Торак төзелеше фондына зур рәхмәт әйтәсе килә, ул торакның социаль яктан якланмаган халык категориясе өчен билгеләнүен исәпкә алып, фатир бәясен 400 мең сумга диярлек киметте. Шулай ук, бу мәсьәләне хәл итүдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты да ярдәм итте. Яңа йортка күчүчеләргә анда җылылык һәм уңайлылык табуларын, киләчәктә гаилә коруларын һәм балалар үстерүләрен телим, - дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.

Бүгенге торак алучы өч ятим - 2018-19 елларда, ә инвалид балалы гаилә 2017 елда чиратка куелган. Кушнаренко районында бушлай торак алу өчен тагын 53 ятим һәм 8 инвалид чиратта тора. Ташламалы категориягә караган гражданнарны торак белән тәэмин итү эше дәвам итәчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас