Башкортстанда тагын 655 гаилә бушлай азык-төлек җыелмасы алачак.
Сентябрь ахырына кадәр төбәктә «Без бергә» Бөтенрусия акциясе кысаларында мохтаҗларга өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Тагын 655 гаилә «Азык-төлек ярдәме 0.2" проекты кысаларында хәйрия җыелмалары алачак.
Азык-төлек кәрзиненә 19 төр ризык керә, алар арасында - консервлар, он, ярмалар, шикәр комы, печенье. Нигездә, бу Башкортстан җитештерүчеләренең товарлары. Адреслар буенча илтү волонтерлар катнашлыгында башкарыла.
"Азык-төлек ярдәме 2.0" проекты «Без бергә» Бөтенрусия акциясе кысаларында тормышка ашырыла, аны оештыручылар - «Волонтер-медиклар» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте, Гомумрусия халык фронты, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, «Уфа хосписы» коммерцияле булмаган оешмасы. Проект «Без бергә» Бөтенрусия акциясенә ярдәм иткән хәйриячеләр акчасына тормышка ашырыла.
Бу башлангыч - «Азык-төлек ярдәме» проектын дәвам итү, ул пандемия вакытында хәзерге Русиядә иң зур гуманитар акция булды. 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 1,5 миллион кеше бушлай азык-төлек җыелмалары алган. Башлангыч илнең 76 субъектында тормышка ашырылды, ә ярдәм алучылар социаль яклау органнары тарафыннан билгеләнде, бу исә азык-төлек ярдәмен нәкъ менә чыннан да мохтаҗ кешеләргә максатлы күрсәтүне тәэмин итте.
Шулай итеп, безнең төбәктә азык-төлек ярдәмен 40 мең өлкән яшьтәге кеше алды, май аенда 1152 Бөек Ватан сугышы ветеранына бирелде.
Исегезгә төшерәбез, 27 мартта Бөтенрусия #МыВместе ярдәм акциясе кысаларында оештыручылар коронавирус инфекциясе таралу шартларында мохтаҗларга ярдәм итү өчен иганә җыюны игълан итте. Акча «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәтенең исәбенә кабул ителә. Хәзерге вакытта 1,8 миллиард сум акча җыелган. Тупланган акчага мохтаҗ кешеләргә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга тапшыру өчен азык-төлек җыелмалары сатып алына. Моннан тыш, иганәләр медицина персоналына, медицина оешмаларына һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә ярдәмгә, волонтерлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары сатып алуга, шулай ук волонтерлык штабларының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итү өчен материалларга тотыла.
Моннан тыш, акция кысаларында көн саен өлкән яшьтәге, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә, ерак урыннарда яшәүчеләргә психологик, юридик, азык-төлек һәм көнкүреш ярдәме күрсәтелде. Акциядә бергә 118 меңнән артык волонтер эшләде. 3,5 миллионнан артык кеше ярдәм алды.
Фото: mk.ru