+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 сентябрь 2020, 12:30

Социаль контракт буенча акча кирәкме?

2020 елда республика ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметүгә юнәлтелгән проект сыналган Русия субъектлары исемлегенә кертелде.

2020 елда республика ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметүгә юнәлтелгән проект сыналган Русия субъектлары исемлегенә кертелде.

Аның кысаларында республикада социаль контракт (АСПК) нигезендә максатлы социаль ярдәм күрсәтү гамәлгә ашырыла.
Программада керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр, ялгыз яшәүче гражданнар катнаша ала.
Әйтик, 2 өлкән кешедән һәм 2 баладан торган гаилә, гомум керем 39 мең сумнан артмаса, аз керемле дип аталачак, димәк, ул социаль контракт төзергә мөмкин. Әгәр кеше ялгызы яши һәм аның айлык кереме 10 025 сумнан түбәнрәк булса, ул шулай ук программаның потенциаль катнашучысы була ала.

Республикада барлыгы 2 770 социаль контракт төзелгән, шул исәптән:
- эш эзләү буенча - 560;
- һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу буенча - 26;
- шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча - 30
- авыр тормыш хәлен җиңеләйтүгә юнәлтелгән башка чаралар буенча 2 154 социаль контракт төзелгән.

Программада катнашу шартлары буенча тулырак мәгълүматны Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең яшәү урыны буенча барлык филиалларында, республиканың мәшгульлек үзәкләрендә, гаилә хезмәтләрендә, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com
Читайте нас