Ул, Социалистик урамындагы тукталышта бик пычрак һәм асфальт юк, дип язган. Проблеманы күптән хәл итәргә вәгъдә бирсәләр дә, әлегә ул урыныннан кузгалмаган. Яңгырлар ява, өлкән яшьтәгеләр эскәмияләргә утырырга пычрактан үтә алмый. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, шуннан соң ул хәл итү өчен шәһәр хакимиятенә тапшырылган.
Бераздан биредә эш башланган: тәүдә тукталыш мәйданчыгына вакытлыча аслык салганнар, 28 августта асфальт җәйгәннәр. Нефтекама шәһәре хакимияте хезмәткәре Ләйсән Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, тукталышлар мәсьәләләре буенча халык хакимияткә шалтырата ала.
Куергазы районы халкы Яңа Юл авылында урамнарны яктыртуга кагылышлы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән. Социаль челтәрләрдә алар авылның төп урамында яхшы яктырткычлар юк, дип зарлана. Урындагы халыкка бу зур уңайсызлыклар китерә, бигрәк тә урам башында яшәүчеләргә. Кышын иртә белән балалар караңгыда мәктәп автобусы тукталышына кадәр барырга мәҗбүр, ә җәйге төндә хәтта кул сузымы ара да күренми. Төп урамның яртысын яктырткан нибары ике прожектор эшли. Агымдагы елның кышыннан шундый хәл күзәтелә.
“Инцидент-менеджмент” системасы әлеге мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң район хакимиятенә юллаган.
Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов башкарылган эшләр турында хәбәр итә. 31 августка булган мәгълүматларга караганда, Яңа Юл авылы урамнарында яктырту фонарьлары ремонтланган. Әгәр дә фонарьлар сафтан чыкса, гомумән, теләсә нинди проблема белән халык Якшембәт авыл Советына мөрәҗәгать итә ала, дигән район башлыгы җавабында.