+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 сентябрь 2020, 06:55

Җиңел булмас, ләкин акча табарбыз!

“Инцидент” системасы Яңавыл халкының проблемасын хәл итә.

“Инцидент” системасы Яңавыл халкының проблемасын хәл итә.

Яңавылның “Көньяк” бистәсе көннән-көн үсә, ямьләнә. Соңгы елларда биредә күпфатирлы йортлар да калкып чыкты. Аларның проблемалары булмаячак, ә менә шәхси йорт хуҗалары күптән инде газ кертәлми изалана. Бүген алар өйләрен күмер яки электр белән җылытырга мәҗбүр. Микрорайонда яшәүчеләрдән бу тема буенча мөрәҗәгатьләрнең шактый өлешен “Инцидент менеджмент” системасы теркәгән, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Әлеге квартал шәхси торак өчен бүленгән 280 участоктан тора. Аларны, шул исәптән, күпбалалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дә бүлеп биргәннәр. Йортларның 80 проценты диярлек файдалануга тапшырылган да инде. Ләкин аларда газ юк. Кешеләр өйләрен кыйммәтле электр белән җылытырга мәҗбүр.
Күптән түгел Яңавылга сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге бистәдә булды һәм монда яшәүчеләрнең гозерләрен тыңлады.
— Киләсе елга без газүткәргечне проектлый башлыйбыз, — диде төбәк җитәкчесе. — Ел җиңел булмаячак, әмма акчаны табачакбыз. Ә 2022-23 елларда төзиячәкбез. Бу йөкләмәм район башлыгы контролендә булачак.
Менә шулай. Хәзер бистәдә яшәүчеләр тыныч­ланган һәм түземсезлек белән “зәңгәр ягулык” килүен көтә.
Читайте нас