+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
25 сентябрь 2020, 12:55

Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән

«Башкортстан продуктлары» акциясенең дүртенче дулкыны буенча җыелмаларны 75 яшьтән өлкәнрәкләр алачак. Азык-төлек комплектлары Русия Пенсионерлар берлеге тарафыннан бирелде.

«Башкортстан продуктлары» акциясенең дүртенче дулкыны буенча җыелмаларны 75 яшьтән өлкәнрәкләр алачак. Азык-төлек комплектлары Русия Пенсионерлар берлеге тарафыннан бирелде.

24 сентябрьдә «Бердәм Русия»нең «Башкортстан продуктлары» дигән азык-өлек ярдәменең дүртенче дулкыны старт алды. Бу юлы комплектлар 75-79 яшьлек I төркем инвалидлар өчен дә каралган.

"Билгеле бер исемлек бар – әлеге җыелмаларны алачак төркем. Алар - якынча мең ярым кеше. Авыр хәлдә булган гражданнар да ярдәмгә дәгъва итә ала. Моның өчен безнең колл-үзәкнең 8-800-289-03 номерына шалтыратырга һәм гариза калдырырга кирәк. Мәгълүматларны тикшергәннән соң, волонтерлар түбәндәге адрес буенча барачак», - дип сөйләде Рөстәм Әхмәдинуров.

Дүртенче дулкында ике меңнән артык азык-төлек җыелмасы тупланды. Анда ярмалар, шикәр, макарон, Башкортстанда җитештергән барлык әйберләр керә. «Безнең кайгырту» Бердәм волонтерлык үзәге ирекмәннәре республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә адресатларга беренче тартмаларны тапшыра башлады. Русия Пенсионерлар берлеге идарәсе рәисе Александр Кузнецов аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас