Бүгенге оператив киңәшмәдә вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республикада “Минем гаиләм” проектының гамәлгә ашырылуы турында чыгыш ясады.
Әлеге проект спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ата-аналарны дәвалауны, тернәкләндерүне, эшкә урнаштыруны күздә тота.
Билгеле булуынча, приютларга урнаштырылган ун баланың җидесенең әти-әнисе исән. Балалар аларның эчкечелеге нәтиҗәсендә гаиләдән тартып алынган. Ел саен республикада 3 меңгә якын сабый шундый учреждениеләргә урнаштырыла.
Ун айда “Минем гаиләм” проекты 922 бала тәрбияләнгән 438 гаиләгә ярдәм иткән, 246 ата-ана эчкечелектән дәваланган, шуларның 79 проценты — аналар.
Шушы чорда 610 бала гаиләләренә кире кайтарылган. 153 ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган. Әлбәттә, яңадан яман гадәтенә тотынучылар да бар. Ләкин программа үзенең кирәклелеген исбат итә алган.
Фото: bashinform.ru