Бүген, 28 сентябрьдә, Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбиячеләргә хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен карарга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Аерым алганда, Башкортстан Башлыгы Тәрбиячеләр көне алдыннан бу өлкәдә эшләүчеләр белән очрашкан. Алар түбән керемнәргә зарланган.
Хәбиров билгеләп үткәнчә, бюджет белән катлаулы хәлгә карамастан, мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен уйларга кирәк. Фото:ufa-town.ru