+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
30 сентябрь 2020, 11:40

Янгыннарга ышанычлы киртә

Караидел районы территориясендә торак йортларда янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар урнаштыру буенча актив эш дәвам итә.

Караидел районы территориясендә торак йортларда янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар урнаштыру буенча актив эш дәвам итә.
Ул янгыннан иң актив саклану чарасы булып тора, чөнки төтенне шунда ук сизеп ала һәм махсус сигнал белән халыкны вакытында янгын куркынычы турында кисәтә.
Бу эшнең төп бурычы - янгын янаган төркемнәрнең, аерым алганда, халыкның яклаучысыз катламнарының хәвефсезлеген тәэмин итү.
Район буенча янгыннарны кисәтү үзәге тарафыннан барлыгы - 7 547, быел 1600 извещатель урнаштырылган. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, районда янгыннар азрак булган (үткән елда - 33, быел - 30).
Белешмә мәгълүмат:
2016 елдан бирле республикада барлыгы 214 мең138 янгын извещателе урнаштырылган.
Былтыр - 91082, агымдагы елның 30 сентябренә 77648 прибор куелган.
Фото: Башинформ
Читайте нас