+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 октябрь 2020, 15:50

Гомер озынлыгын арттыру өчен

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанда озын гомерлелек" республика проектын раслау турында Указга кул куйды.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанда озын гомерлелек" республика проектын раслау турында Указга кул куйды.

Бу хакта төбәк җитәкчесе Авыргазы районында ветераннар оешмалары активы белән очрашуда хәбәр итте.

Документ өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар планын үз эченә ала. Юл картасы 2021-24 елларга исәпләнгән.

- "Башкортстанда озын гомерлелек" проекты ике максатны күздә тота. Беренчесе - кеше гомерен озынрак, икенчесе – яхшырак итү, - диде Радий Хәбиров. - Күзләр янсын, энергия, сәламәтлек булсын өчен. Ул сәяхәт итә, яңа күнекмәләр ала алсын. Бүгенге заманга лаек булсын.

Тормыш сыйфатын күтәрү буенча төп чаралар арасында - «Актив озын гомерлелек академиясе» сәламәтлек мәктәпләрен үстерү, өйдә медицина тикшерүләрен оештыру, республиканың эре шәһәрләре һәм район үзәкләре территорияләрендә «Сәламәтлек сукмаклары» иҗтимагый киңлекләрен булдыру. Сәламәтлек саклау оешмаларында халыкны диспансерлауны бердәм үткәрү көне чикләрендә «Көмеш яшь сәгате» барлыкка киләчәк, ул чакта табиблар пенсионерларны һәм ветераннарны гына кабул итәчәк. Зур дәваханәләрдә өлкәннәр өчен лекторийлар старт ала. Моннан тыш, югары квалификацияле белгечләр бригадалары ерак авылларга барып, анда пациентларны кабул итсен өчен «Сәламәтлек поездлары» практикасын дәвам итү планлаштырыла.

Өлкәннәргә «Өченче буын халык университеты»нда белем бирү программаларын һәм курсларын үстерәчәкләр, аларның санлы һәм финанс грамоталылыгын арттырачаклар. Пенсионерлар шулай ук уку һәм һөнәр алу өчен бушлай сертификатлар алачак.

Өлкән буынның сәламәт яшәү озынлыгын арттыруга социаль активлыкны арттыру да ярдәм итәчәк.

«Башкортстанда озын гомерлелек» проектының мөһим юнәлеше туризм булачак. Өлкәннәр өчен төрле авырлыктагы туристик маршрутлар эшләячәк, алар өлкән буынга Башкортстанның матурлыгын, табигатьнең уникаль һәйкәлләрен күрсәтергә, республиканың мәдәни мирасы һәм истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: главарб.ру
Читайте нас