Республикада үлүчеләр саны туучылардан арта.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова “Башкортстанның демографик киләчәге: заманчалыкның яңа сынаулары” дигән парламент тыңлауларында чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада, Русиянең күпчелек төбәкләрендәге кебек үк, туучылар саны үлүчеләр саныннан кимрәк. 2017 елдан бирле тискәре динамика күзәтелә, бу көн саен демографик мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк дигән сүз.
- 2019 елда 41 767 бала туган, бу 2018 елга караганда, 5 мең балага кимрәк. Туучылар белән үлүчеләр арасындагы аерма минус 7300 кеше тәшкил итте, - диде Ленара Иванова.
Туучылар санын арттыруга юнәлтелгән өстәмә системалы чаралар буенча "Юл картасы" репродуктив сәламәтлек, мәгариф миграциясе һәм инфраструктура үсеше өлкәсендә максатлы эш алып баруны күздә тоткан дүрт төп блоктан тора.
Ленара Иванова кайбер чараларга аерым тукталды. Аерым алганда, хатын-кызларга абортка кадәр консультация бирүнең сыйфатын күтәрү һәм экстракорпораль аталандыру процедураларын арттыру. Республика бюджетыннан быел бу максатларга өстәмә 83,2 миллион сум бүленгән.
Шулай ук Ленара Иванова мәктәпләрне тәмамлаучылар һәм студентлар белән үзара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән механизмнарны эшләү зарурлыгын билгеләп үтте, бу яшьләрнең республикадан китүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: selogni.ru