Сибай шәһәренең Сармат бистәсендә күптән көтелгән эш - юлларга асфальт түшәү башланды. Микрорайонның шәхси секторында яшәүчеләрнең 12 проекты урындагы башлангычларга ярдәм программасына эләккән.
Яңа юлларга Тасимов урамында яшәүчеләр сөенеп өлгергән. Аларда беренче булып асфальт юл пәйда булган.
“Шундый рәхәт хәзер! Тигез асфальт, куанып йөрисең, өйләргә тузан керми”, - ди алар.
- Биредә яхшы кешеләр яши. Безнең эшне аңлап, уңайсызлыкларны – юлларны ябуны, асфальт салучы машина тавышын, кызу асфальт исен аңлап кабул итәләр, - ди “Сибайдорстрой” җәмгыяте директоры урынбасары Александр Елизарьев.
Компания бистәнең 3 урамын тәртипкә китерәчәк.
Фото: "Сибайский рабочий" гәзите.