+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
9 октябрь 2020, 16:15

Тугыз ятимнең чиксез шатлыгы

Республика көне алдыннан Октябрьский шәһәрендә шатлыклы вакыйга булды.

Республика көне алдыннан Октябрьский шәһәрендә шатлыклы вакыйга булды.

Анда ятим балалар өй туйлады.



Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел шәһәрдә дүрт кеше торак белән тәэмин ителгән иде инде, бүген тугыз кешегә ачкычлар тапшырылды. Ел ахырына кадәр тагын өч кеше өй туен билгеләп үтәчәк.



Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча урындагы үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатында, хакимият муниципаль контрактлар нигезендә бер бүлмәле тугыз фатир сатып алды.



Тугыз катлы йортны төзүче «Инвестстрой " җәмгыяте - «Стронег» акционерлар җәмгыятенең бүлендек предприятиесе. Барлык фатирлар да шәхси исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган, шул исәптән электр плитәсе белән дә.



Күптән көтелгән вакыйга белән яңа йортка күченүчеләрне хакимият, «Стронег» акционерлар җәмгыятенең бүлендек предприятиесе җитәкчелеге һәм башкалар котлады.



Фото: РИА Новости


Читайте нас