«Бердәм Русия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев русиялеләргә рецепт буенча табиб билгеләгән медицина препаратларын дәүләт исәбенә бирергә тәкъдим итте.
"Мәҗбүри дару страховкалавы механизмнарын кулланып, барлык гражданнарны да табиб билгеләгән рецепт буенча дарулар белән дәүләт акчалары исәбенә тәэмин итү бурычын куярга кирәк", — дигән ул.
Аның сүзләренә караганда, партиянең яңа сайлау алды программасында «беренчел звеноны ныгытуга, медикларга һәм медицина фәненә ярдәм итүгә, илебез индустриясен үстерүгә зур игътибар биреләчәк».
Фото: РИА Новости