+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 октябрь 2020, 10:57

Халыкны социаль яклауга кагылышлы дәүләт программасы расланды

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумы утырышын үткәрде, анда “Башкортстан Республикасы халкын социаль яклау” дәүләт программасы расланды.

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумы утырышын үткәрде, анда “Башкортстан Республикасы халкын социаль яклау” дәүләт программасы расланды.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников билгеләп үткәнчә, яңа дәүләт программасы 2021-26 елларга халыкны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләрен исәпкә алып әзерләнгән. Ул “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме” һәм “Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын үстерүнең системалы ярдәме программасын тормышка ашыру” төбәк проектлары чараларын үз эченә ала.

- Гаилә сәясәте, социаль ярдәм һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә без гаилә кыйммәтләрен ныгытуны һәм халыкның социаль яклануын арттыруны иң мөһим дип саныйбыз, - диде Юрий Мельников. - Туучылар санын, барыннан да элек, өченче һәм аннан соңгы балалар өлешен арттыруга исәп тотабыз.

Бүген республикада 176 меңнән артык гаилә 30га якын пособие һәм социаль ярдәм чаралары ала. Һәр дүртенче кеше социаль ярдәмнең төрле чараларыннан файдалана.

Дәүләт программасын тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итүнең гомум күләме 156,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуның 96,5 миллиард сумы – Башкортстан бюджеты, 55,3 миллиард сумы федераль бюджет исәбеннән.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас