Сибайның “Әкият” балалар бакчасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Бассейн без границ” адаптацияле йөзү буенча программасы старт алды.
Бу проект “Вперед, Сибай!” оешмасы ярдәме белән 2020 елдагы Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.
Грант акчалары исәбенә (840715 сум) бассейнда уңайлы мохит булдырылган: махсус баскыч, тимер тотынгычлар, инвалид креслосы, суга хәвефсез төшү өчен күтәргеч механизм алынган.
Балаларның ата-аналары уңай нәтиҗәгә бик шат.
– Безнең балалар бакчасының грант отуы турындагы хәбәр бик шатландырды, – диде биш яшьлек Лиянаның әнисе Фәния Ярмөхәммәтова. – Өстәвенә, кызым суда йөзәргә дә бик ярата, ел саен иремнең туган ягына, диңгез буена су коенырга барырга тырышабыз.
Бассейнда балалар белән педагог Анна Чухрова шөгыльләнәчәк. Ул Мәскәүдә махсус уку үткән.
Фото: https://sworker.rbsmi.ru/articles/zdorove/Basseyn-bez-granits-506688/