+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 октябрь 2020, 17:56

Авыл Советлары канат чыгарган?

«Авыл Советлары канатлары» проекты Стәрлетамак районында 448 489 сумлык Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Волонтерлар эшчәнлегенең төп юнәлеше - мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү.

«Авыл Советлары канатлары» проекты Стәрлетамак районында 448 489 сумлык Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Волонтерлар эшчәнлегенең төп юнәлеше - мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү.

Проектның авторлары - район Мәдәният сарае директоры урынбасары Юлия Кәримова белән Стәрлетамак районы хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе белгече, Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенең яшьләр мәдәният министры Миләүшә Шәрипова.

Проект кысаларында район волонтерлар штабы активистлары һәм авыл биләмәсе каршындагы волонтерлык отрядлары кураторлары онлайн-укулар узды. Эфирның кунаклары - Республика иреклеләр үзәге директоры Илшат Биккулов, Башкортстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе вазыйфасын башкаручы Алексей Прокофьев, Бөтенрусия һәм халыкара форумнарда катнашучы һәм волонтер Валерия Андруша.

Проектта Стәрлетамак районының актив кешеләре катнаша, алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына барырга әзер. Проектны тормышка ашыру кысаларында «Стәрлетамак районының «Авыл Советлары канатлары» волонтерлык отрядының иң яхшы эмблемасы» конкурсы узды. Бәйгенең җиңүчесе булып районның талантлы хатын-кызы Рузилә Кадыйрова танылды. Ул, шулай ук, Стәрлетамак районы волонтерлары слетында график планшет белән бүләкләнәчәк.

Хәзерге вакытта волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрне (65+), районның аз хәрәкәтләнүче халкын, шулай ук хәвеф төркеменә кергән күпбалалы гаиләләргә һәм аерым кешеләргә шалтыра башладылар да инде. Активистларның бурычы - коронавирус инфекциясе таралу куркынычы, кешеләрнең сәламәтлек торышы турында кисәтү һәм аларга үз ярдәмен тәкъдим итү.

- Без проектны гамәлгә ашыруга актив кушылган фикердәшләр командасын формалаштырдык. Безнең командага 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге, ирекле эшчәнлек алып баруга битараф булмаган район халкы керде. Проектта катнашучыларның барысы да укулар узды һәм dobro.ru порталында сертификатлар алды, - ди проект җитәкчесе Миләүшә Шәрипова.

Проект ахырында иң актив катнашучылар, Стәрлетамак районы авыл Советларының волонтерлык отрядлары ачыкланачак. Һәм һәр волонтер үзенең шәхси волонтерлык кенәгәсен алачак. Әлеге проектны тормышка ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү өчен социаль челтәрләрдә эш алып барыла. «Вконтакте» челтәрендә «Стәрлетамак районының волонтерлык хәрәкәте» рәсми төркеме эшли.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас