Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер–министры Андрей Назаров күпбалалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 250 мең сум күләмендә беренче акчалата сертификатлар тапшырды.
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү гражданнарның әлеге категорияләренә җир участогын түләүсез бирү урынына торак шартларын яхшырту өчен башкарыла. 9 ел эчендә Башкортстанда күпбалалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә 44 меңгә якын җир участогы бирелгән.
«Әмма программа гамәлдә булган вакытта без аның кайбер кимчелекләрен дә ачыкладык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, барлык гаиләләр дә шәхси йортта яшәргә, яки аны үзләре төзергә теләми. Менә шундый гражданнарның хәзер сайлау хокукы бар. Җир участогы урынына алар 250 мең сум күләмендә акча ала ала. Бу акчаларны алар йорт төзүгә, яки җир сатып алуга гына түгел, ә, мәсәлән, ипотека түләүгә дә тотына ала.
Яңалыкның тагын бер уңай ягы - гаиләләргә җир участоклары бирү өчен чиратта озак торырга туры киләчәк. Анда бит коммуникацияләр сузганчы озак көтәргә туры килә. Кыскасы, социаль ярдәм генә булырга тиеш түгел. Ул нәтиҗәле дә булырга тиеш. Ә нәтиҗәлелек шактый дәрәҗәдә сайлау мөмкинлеге булу белән билгеләнә. Хәзер ул мөмкинлек барлыкка килде", — дип язды социаль челтәрләрдә сертификатлар тапшыру тантанасыннан соң Премьер–министр Андрей Назаров.
Фото: Башинформ