+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 ноябрь 2020, 14:10

Пенсиягә кемнәр алдарак чыга ала?

Бу хокукка яңа категория кешеләр ия булды.

Бу хокукка яңа категория кешеләр ия булды.

Дәүләтнеке булмаган "Сафмар" пенсия фонды анализ үзәге башлыгы Евгения Биезбардис киләсе елда вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак русиялеләр категориясен атады.

Аның сүзләренә караганда, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына авыр һәм хәвефле җитештерүдә, металлургия, машина төзелеше, химия производстволарында һәм тау чыгару тармагында эшләүче кешеләр ия булачак.

Моннан тыш, бу хокукны яңа категорияләргә тәкъдим итәчәкләр: күпбалалы аналар һәм кайбер пенсия алды яшендә булучылар, шулай ук җәмгыять өчен аеруча мөһим өлкәләрдә эшләүче педагоглар, медиклар һәм артистлар, дип хәбәр итте Биезбардис.

Пенсиягә иртә чыгу хокукына шулай ук социаль мотивлар һәм сәламәтлек торышы буенча гражданнар, инвалидлар, я Ерак Себер районнарында эшләгән кешеләр ия.

Бу өстенлек 20 яисә 25 ел эшләп, пенсиягә чыгарга ике ел калган кешеләр өчен дә каралган.

Фото: abmrsk.ru
Читайте нас