+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 ноябрь 2020, 16:20

Сигез бала социаль приютта

Алар әти-әниләренең савыгуын зарыгып көтә.

Алар әти-әниләренең савыгуын зарыгып көтә.

Аларның әтиләре һәм әниләре COVID-19га шик белән стационарда ята, дип хәбәр итә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, республикада килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларны ата-аналары дәвалау учреждениесенә госпитализацияләү чорында социаль приютларга вакытлыча урнаштыру мөмкинлеге булдырылды.

Әгәр ата-аналар ашыгыч, яки планлы рәвештә дәваханәгә ятса, аларны балалар учреждениесе педагоглары һәм белгечләре карый ала. Ул тулы дәүләт тәэминатында була. Аны теләсә кайсы вакытта өйгә алып кайтырга мөмкин.

Балаларны социаль приютларга кабул итәр алдыннан аларга коронавируска экспресс-тест үткәрелә. Тискәре нәтиҗә алган очракта, бала14 көнгә изоляторга озатыла.

Фото: Башинформ
Читайте нас