+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 ноябрь 2020, 06:57

Түләүле операция өчен чыгымнарның бер өлешен ничек кайтарырга?

Шәхсән үзегезнең дәвалануыгыз өчен генә түгел, якыннарыгызның дәвалануы өчен дә түләгән акчадан салымның билгеле бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. Бу хакта Русия Федерациясе Салым кодексында анык итеп язылган. Бүген нәкъ шушы теманы яктыртуны максат итеп куйдык.Салым кодексының 219 маддәсенең 1нче пунктындагы 3 бүлегенә күз салсак, шуны белербез: салым түләүче медицина хезмәтләреннән файдаланган өчен медицина оешмаларына, шәхси эшкуарларга күчергән акчасының 13 процентын кире кайтарырга хокуклы. Бу салым түләүченең үзенә генә кагылмый, ул шулай ук иренең яисә хатынының, әти-әнисенең, балаларының (18 яшькә кадәр, алар тәрбиягә алынган булса да) яки башка туганнарының дәвалануы өчен тотылган акчаның закон тарафыннан билгеләнгән өлешен кайтарып алырга мөмкин. Шулай ук салым түләүче үз исәбенә сатып алган дарулар хакының бер өлешен (аларның дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнгән булуы мотлак) кайтарырга хокуклы булуын әйтеп үтик.

Шәхсән үзегезнең дәвалануыгыз өчен генә түгел, якыннарыгызның дәвалануы өчен дә түләгән акчадан салымның билгеле бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. Бу хакта Русия Федерациясе Салым кодексында анык итеп язылган. Бүген нәкъ шушы теманы яктыртуны максат итеп куйдык.
Салым кодексының 219 маддәсенең 1нче пунктындагы 3 бүлегенә күз салсак, шуны белербез: салым түләүче медицина хезмәтләреннән файдаланган өчен медицина оешмаларына, шәхси эшкуарларга күчергән акчасының 13 процентын кире кайтарырга хокуклы. Бу салым түләүченең үзенә генә кагылмый, ул шулай ук иренең яисә хатынының, әти-әнисенең, балаларының (18 яшькә кадәр, алар тәрбиягә алынган булса да) яки башка туганнарының дәвалануы өчен тотылган акчаның закон тарафыннан билгеләнгән өлешен кайтарып алырга мөмкин. Шулай ук салым түләүче үз исәбенә сатып алган дарулар хакының бер өлешен (аларның дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнгән булуы мотлак) кайтарырга хокуклы булуын әйтеп үтик.

Таләпләр нинди?

Тотып калынган салымны кайтаруда билгеле таләпләр бар. Барлык дәвалау төрләре өчен дә акчаңны кире алып булмый. Кайтарып булган чыгым төрләренең исемлеге төзелгән. Ул Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Әлеге исемлеккә ашыгыч ярдәм күрсәткән вакытта диагностикалау һәм дәвалау, амбулатор-поликлиника һәм стационар формаларда (медицина эспертизасын да кертеп), шифаханәләрдә дәвалану кергән. Шифаханәдә дәвалануга кагылышлы, шуны ассызыклау зарур: юллама алуга киткән чыгымнан салым чигерүен тулысынча алып булмый, сез аны бары тик медицина хезмәтләре өчен түләнелгән акчагыздан гына таләп итә аласыз.
Исемлектә санап үтелмәгән башка төр дәвалану чаралары өчен чыгымнарны кайтару күз уңында тотылмый. Операциядән соң ныклап аякка басу максатында кулланылган дару һәм медицина чараларына киткән чыгымнар да кайтарылмый. Гәрчә алар авыруны дәвалауга турыдан-туры бәйле булса да.

Күпмегә өмет итәргә мөмкин?

Тотылган салымның күпме өлешен кире кайтарырга мөмкин? Бу хакта Салым кодексында анык әйтелгән: реаль чыгымнар исәпкә алына, тик 13 процент 120 мең сумнан артыграк суммага бирелми. Әмма кыйммәтле дәвалау төрләре таләп ителгәндә, әлеге чикләр гамәлдән чыгарыла һәм барлык чыгымнарыгызның 13 процентын кайтарырга мөмкинсез. Дәвалануның кыйммәтле төрләре Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 19 мартындагы 201 санлы карары белән расланган. Бу исемлеккә хирургик дәвалану (тумыштан булган кимчелекләрне бетерү максатында операцияләр), кан әйләнеше системасы авыруларының авыр төрләре (ясалма кан әйләнеше аппаратларын, лазер һәм коронар ангиография технологияләрен кулланып ясалган операцияләр), сулыш алу органнарының авыр чирләре, күз авыруларын дәвалау (шул исәптән эндолазер технологияләре белән), нерв системасының, ашкайнату органнарының авыр чирләрен дәвалау, буыннарны эндопротез ярдәмендә тергезү, органнар күчереп утырту һәм башкалар керә.

Нинди күләмдә акчагызны кире кайтара алуыгыз аңлаешлы булсын өчен, гади генә мисал: мәсәлән, сез 76 мең сумлык операция кичергәнсез һәм шушы суммага бәрабәр тотылган салымны кире кайтаруны сорыйсыз. Барлык тиешле документларны тапшыргач, салым инспекциясе 76 мең сумның 13 проценты күләмендә, ягъни 9880 сум акчагызны кайтарачак.


Лицензия булу мөһим!

Дәваланганнан соң салым чигерүен кайтару өчен тагын бер мөһим шарт бар. Сезгә дәвалау хезмәтләре күрсәткән медицина оешмасының (дәүләтнеке яки шәхси клиника булырга мөмкин) мотлак Русия Федерациясе законнары нигезендә бирелгән лицензия буенча эшләргә тиеш. Әгәр дә инде сез чит илдә, мисал өчен, Германиядә яки Израильдә дәвалану үткәнсез, операция ясаткансыз икән, мондый очракларда тотып калынган салым исәбенә чыгымнарыгызны кире кайтара алмыйсыз. Андагы медицина оешмаларының Русия лицензиясе юк.

Акча сезнең кесәдән чыкса гына!

Дәвалану өчен акчаны салым түләүче үз кесәсеннән түләгән булуы шарт. Моны чеклар, квитанцияләр ярдәмендә раслап була. Башкача икән, акчагыз кайтарылмый. Дәвалануга киткән чыгымнарның күпмедер өлешен башка кеше, яки эш бирүчегез түләгән икән, бу да исәпкә керми. Эш бирүче хезмәткәренең дәвалануына турыдан-турыга түләмичә, нинди максатта кулланылырга тиешлеген теркәп матди ярдәм рәвешендә акча язса да, бу суммадан шулай ук сезгә салым органы бер тиен дә бирмәячәк.

Документлар туплыйбыз

Дарулар алуга һәм дәвалануга тотынылган барлык чыгымнарны рәсми рәвештә дәлилләү мотлак. Беренчедән, сезгә медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү, дәваланган медицина оешмасының лицензиясе, алынган даруларга, дәвалануга түләнгән акчаны күрсәтүче чеклар, касса ордерына квитанцияләр, дәвалануыгызның ничә сумга төшүе хакында медицина оешмасының мөһере куелган белешмә кирәк булачак.
Дарулар алуга киткән чыгымнарны раслау өчен табибның рецепты һәм аптекадан алынган препаратларның чеклары таләп ителә.
Әгәр дә салым түләүче тормыш иптәше яки балаларының дәвалануы өчен тотынылган чыгымнарны кайтарырга ниятли икән, югарыда атап үтелгәннәренә аны дәваланучы белән бәйләүче туганлык җепләрен дәлилләүче документны да теркәү зарур.

Гомум сумма үзгәрми

Салым түләүче дәвалану һәм уку өчен ике төр чыгымнарын да алырга тели икән, моның үзенчәлеге бар: исәпләүләр вакытында 120 мең сумнан артыграк суммага исәп тотып булмый. Мәсәлән, сез укуыгыз өчен — 80 мең сум, дәвалану өчен 40 мең сум күләменнән тотып калынган салымыгызны кайтара аласыз. Калькуляторга салганда, бу болай була: 80 мең сумнан сезгә — 10400 сум, ә 40 мең сумнан 5200 сум акча кайтарыла.

Салым инспекциясенә 3-НДФЛ декларациясен тутырып һәм эш урыныгыздан
2-НДФЛ белешмәсе алып, мәкаләдә телгә алынган башка документлар белән бару кирәк.
Фото: bizneskitai.ru
Читайте нас