+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 ноябрь 2020, 06:50

Башкортстан халкы илнең иң уңайлы төбәгендә яшәячәк

Ковид белән бәйле оператив бурычларны хәл итү ихтыяҗы озак сроклы планлаштыру кирәклеген гамәлдән чыгармый. Бу барлык тармакларга да кагыла - икътисадтан экологиягә кадәр. Хөкүмәт утырышында халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән алты еллык программа кабул ителде. Шушы уңайдан республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров фикерләре белән уртаклашты.

"Аны детальләрдә язып тормыйм, ул артык масштаблы. Анда барысы да бар. Беренче чиратта, әлбәттә, яңа эш урыннары булдыруга багышланган бүлек, мәшгульлекне тәэмин итү өлешендә бу - иң мөһиме.
Моннан тыш, анда яшьләр турында да, республикага кайтучы ватандашлар турында да, инвалидлар өчен уңайлы эш шартлары булдыру турында да, кирәкле процессияләргә белем бирү үзәкләрен ачу турында да, башкалар да бар. Бу максатларга барлыгы 7,5 миллиард сум республика һәм федераль акчалар юнәлтеләчәк.
Мин детальләргә кереп тормыйм, чөнки программа тексты сайтта урнаштырылачак һәм аны кызыксынучы һәркем укый алачак.
Хәзер мин бер гади фикерне җиткерергә телим: ковид белән хәл катлаулы булуга һәм икътисади проблемалар булуга карамастан, без башта ук билгеләгән төп максатлар үзгәрми. Стратегик планнардан баш тарту ихтыяҗы юк, без аларны игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларга таба хәрәкәтне дәвам итәбез. Әйе, без теләгәнчә тиз түгел. Шуңа да карамастан - тукталышларсыз. Һәм Башкортстан халкы, без вәгъдә иткәнчә, илнең иң уңайлы төбәкләренең берсендә яшәячәк", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.
Фото: "Фейсбук".
Читайте нас