+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
26 ноябрь 2020, 17:00

Хоспис тәкъдимен ишетсәгез иде!

Яңа ел алдыннан Уфа хосписы "Сувенирлар урынына кешеләр" дигән гадәти булмаган акция башлап җибәрде.

Яңа ел алдыннан Уфа хосписы "Сувенирлар урынына кешеләр" дигән гадәти булмаган акция башлап җибәрде.

Бәйрәм алдыннан һәр компания диярлек үз хезмәткәрләре һәм партнерлары өчен сувенир продукциясе әзерли. Уфа хосписы презентацияне истә калырлык итеп кенә түгел, чын-чынлап файдалы итү идеясен тәкъдим итте.

"2020 ел - барыбыз өчен дә катлаулы ел. Һәм безгә нәкъ менә хәзер корпоратив бүләкләрдән игелекле эш файдасына баш тарту дөрес булыр иде кебек тоела. Әйдәгез, гадел булыйк – чөнки календарьлар, кружкалар, блокнотлар һәм ручкаларны без һәр декабрь саен алабыз, һәм алар безгә шатлык китерми, - дип сөйли «Уфа хосписы» коммерциягә карамаган автоном оешмасының башкарма директоры Радмила Сурначева. - Без оешма тарафыннан хоспис төзелешенә «сувенир» чыгымнары өчен салынган акчаларны иганә итәргә тәкъдим итәбез. Үз эшчеләрегезгә яисә дусларыгызга сез балаларыбыз ясаган открыткаларны бүләк итә аласыз - аларда без уртак игелекле эш һәм сез ярдәм иткән меңләгән кеше турында сөйләячәкбез».

Акция игълан ителгәннән бирле Уфаның берничә компаниясе аңа ярдәм итәргә әзер булуын игълан итте инде. Әйтик, «Дайлинг» колл-үзәге өчен бу яңа ел, мөстәкыйль компания буларак, беренче булачак. Директор Эльза Габдрахманова - күп еллар хәйрия проектларына ярдәм итүче кеше, быел яз ул Уфа хосписына волонтер сыйфатында килгән.

"Изгелек явызлыкны җиңәр, дип уйлыйм. Бәйрәмнәр алдыннан "Сувенирлар урынына кешеләр" дигән акция турында мәгълүматны күрдем һәм карар шунда ук кабул ителде. Партнерлар, мондый презентация белән генә тукталып калмыйча, үзләре дә акциядә катнашырга теләрләр дип ышанам", - дип сөйли ул.

Мәгълүмат чаралары өчен контакт:
Светлана Нигъмәтуллина: 8-917-38-80-007

Фото: Хоспис карамагында булган Ярослава Дремина рәсеме, 11 яшь. Диагнозы: арка мускулы атрофиясе.


Читайте нас