Башкортстанда хәзерге вакытта 12 144 ятим бала исәпләнә.
Шуларның меңнән артыгы (1064) төбәкнең интернат учреждениеләрендә яши.
11080 бала тәрбиягә алынган дип хәбәр итте төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Узган елдагы белән чагыштырганда, республикада ятим балалар саны 3 процентка, ягъни 341 балага кимегән.
Быел гына да 812 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала ачыкланган. Авыргазы, Балтач, Бәләбәй, Дүртөйле, Ишембай, Караидел, Мәләвез, Нуриман, Тәтешле районнарында, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә шактый үсеш күзәтелә. Опека белгечләре полиция органнары белән берлектә имин булмаган гаиләләргә йөри. Әгәр яшәү шартлары бала сәламәтлегенә куркыныч янаса, мондый гаиләдән аны алалар.
Хәзерге вакытта килеп туган катлаулы эпидемиологик хәл ятим балаларны гаиләгә урнаштыру эшен тулысынча оештырырга мөмкинлек бирми. Шуңа да карамастан, Башкортстан бу эшне оештыру буенча лидерлар рәтенә керә.
Балаларны урнаштырганда барлыкка килгән проблемалар да бар, дип ассызыклады Ленара Иванова.
Беренчедән, барлык потенциаль уллыкка алучылар да диярлек гаиләгә бәләкәй сабыйларны гына алырга тели. Ә ятим балаларның яртысыннан артыгы - 14 яшьтән өлкәнрәкләр. Инвалид баланы тәрбиягә алучылар аз. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең 34 проценты - мөмкинлекләре чикле балалар. Моннан тыш, 40 проценттан артыгының туганнары һәм сеңелләре бар, бу да каршылыкка әверелә, чөнки закон буенча, бертуганнарны уллыкка алганда аеру рөхсәт ителми.
Вице-премьер искәртеп узганча, балаларны уллыкка алган гражданнарга ярдәм итү максатыннан, 2011 елдан республикада уллыкка алучыларга ана капиталы күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Инвалид баланы уллыкка алган очракта түләү күләме 100 мең сумга артачак. Бу чорда 1583 балага түләү алганнар, шул исәптән 106 инвалид балага. Нигездә, гаиләләр бу акчаларга торак шартларын яхшырта, шулай ук белем алуга һәм дәвалануга юнәлтәләр.
Түләүләр кертелгәннән соң уллыкка алынган инвалид балалар саны берничә тапкыр арткан.
Быел ведомство тарафыннан опека өлкәсендә кайбер үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итте министр. Ятим балаларның җәмәгать транспортында бушлай йөрүен оештыру механизмы яңадан каралган. Хәзерге вакытта барлык ятим балалар да "Алга" картасы белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, тәрбиягә бала алган ата-аналар башлангычы һәм республика Башлыгы ярдәме белән 3 яшькә кадәр ятим балалар июльдән бушлай сөт кухнясы продукциясе ала башлаган.
Шулай ук балаларның законлы вәкилләренә пособие түләү буенча законнарга берничә төзәтмә кертеләчәк.
Фото: Башинформ