"Әйберләргә икенче гомер бүләк ит!" проекты кысаларында "Каты туфрак" хәйрия фонды Уфада халыктан куллануда булган, кирәкмәгән әйберләр җыюны җиңеләйтү өчен 5 металл контейнер урнаштыра.
Беренче контейнер Менделеев урамындагы "Башкирия" сәүдә үзәге артындагы мәйданчыкта урнаштырылган, икенчесе "Центральный" сәүдә үзәге янында куелган.
Өченчесе - Уфа халкы үтенече буенча Сипайловодагы "Простор" сәүдә үзәге янында. Оештыручылар сәүдә үзәкләренең милекчеләре белән тагын 2 контейнер уңаеннан сөйләшүләр алып бара. Проектның барлык нечкәлекләре турында түбәндәге сайтта белә аласыз: www.втораяжизньвещей.рф
Быел Башкортстан Башлыгы гранты белән хупланган "Әйберләргә икенче гомер бүләк ит" проекты кием-салым җыюны системалы оештырырга ярдәм итә һәм "тукыманы җыю - яңадан бүлү - эшкәртү" чылбырын булдыра.
- Безнең проект Башкортстан Башлыгының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантының финанс ярдәме нәтиҗәсендә һәм Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Журналистларга һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмати ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез, - дип уртаклаша проект авторлары.
Фото: Башинформ агентлыгы