Агыйдел халкы шәһәр мэрын бик аптыраткан.
Агыйдел шәһәре мэры Фәнис Гыйльванов эшкә урнашырга теләмәүчеләргә аптыравын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, вакансияләр җитәрлек, әмма алар беркемгә дә кирәк түгел.
"Мин аптырашта. Агыйделдә яшәүчеләргә ышанычымны югалтам. Мин берни дә аңлый алмыйм инде - агыйделлеләргә нинди эш кирәк икән соң?" - дип язган Гильванов үз сәхифәсендә.
Аннары шәһәр башлыгы халык баш тарткан барлык вакансияләрне санап үткән. Алар пешекче дә, шәфкать туташы да, табиб та, укытучы да, архитектор да, төзүче дә, шофер да, электрик та, автосервисларда машина юучы да, полицейский булып та эшләргә теләми.
"Ул чакта без кем булып эшләргә телибез соң? Бүгенге көндә бу эш урыннары буш тора!!! Бу нәрсәне аңлата? - дип гаҗәпләнә мэр. - Без хәтта поликлиниканы да саклап кала алмыйбыз, ә дәваханә булуын телибез. Кайда яшәячәкбез? Балаларыбыз, оныкларыбыз кайда яшәячәк? Шәхсән мин бик борчылам. Ә сез?"
Гыйльванов шәһәрлеләрне «үзгәрергә» чакырды, югыйсә, шәһәр поликлиникалардан да, көллияттән дә, мәктәптән һәм балалар бакчаларыннан да мәхрүм калачак.
Фото: wikimapia.org