+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 декабрь 2020, 20:50

Балалар партия күчтәнәченә сөенде

Агымдагы елның соңгы ае Кашкалаша авылында истәлекле вакыйга белән билгеләнде. Мәктәп бинасына реконструкция ясалып, биредә яңартылган балалар бакчасы ачылды.



Агымдагы елның соңгы ае Кашкалаша авылында истәлекле вакыйга белән билгеләнде. Мәктәп бинасына реконструкция ясалып, биредә яңартылган балалар бакчасы ачылды.
Аның мөдире Эльза Миргалиева әйтүенчә, хәзерге чорда мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балалар саны егермеләп кенә булса да, алдагы елларда аларның артуы күзәтелә. Балалар бакчасы булгач, биредәге мәктәпнең дә, Кашкалашаның да киләчәге өметле.
Авыл өчен гаять әһәмиятле вакыйгада Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте җитәкчесе, төбәктән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булып сайланган Альберт Локманов, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров катнашты.
Аларның һәркайсы тантаналы чарага саллы гына бүләкләр белән килгән иде. Атап әйткәндә, “Бердәм Русия” вәкиле Рөстәм Әхмәдинуров балалар бакчасы эшли башлау уңаеннан коллективка уңышлар теләп, балаларга күчтәнәчләр таратты.
Благовар авылы мәктәбе спортчыларына исә 15 чаңгы комплекты бүләк ителде.
Фото: Сергей Константинов.
Читайте нас: