-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 декабрь 2020, 21:45

Ветераннарга медицина хезмәте ничек күрсәтелә?

14 декабрьдә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеге каралды.

14 декабрьдә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеге каралды.

- Ветераннарның актив булуын, гомерен озайту - республика Хөкүмәте эшчәнлегенең иң мөһим бурычларының берсе, - диде Андрей Назаров һәм республикада бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин чыгыш ясады. Аның мәгълүматлары буенча, медицина оешмаларында 252 инвалид һәм 583 Бөек Ватан сугышы ветераны,14625 тыл хезмәтчәне, ветераннарның һәм инвалидларның 5481 тол хатыннары, блокадалы Ленинградта яшәгән 80 кеше, концлагерь, гетто, башка мәҗбүри тоту урыннарының 87 балигъ булмаган тоткыны диспансер исәбендә тора.

Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 октябренә аларның барысы да диярлек комплекслы медицина тикшеренүләре белән тәэмин ителгән.

Сугыш ветераннарын стационар дәвалау өчен республиканың медицина оешмаларында махсус оештырылган палаталарда 1038 койка җәелдерелгән. Төбәктә 340 урынлык Сугыш ветераннары республика клиник госпитале эшли. Ел саен госпитальдә 4000нән артык ветеран һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр дәвалана, 10 меңнән артык сугыш ветераны амбулатор дәвалану ала.

2020 елның 10 аенда тәүлек буе эшли торган стационар медицина ярдәме 2259 ветеранга, шул исәптән 227 Бөек Ватан сугышында катнашучыга һәм инвалидка күрсәтелгән.

Республика ветераннары ташламалы дарулар белән вакытында һәм тулы күләмдә тәэмин ителә.

Фото: stolcom.com


Читайте нас: