+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 декабрь 2020, 07:50

"Балалар йортына гына алып китмәгез!..."

9 яшьлек бала 31 яшьлек эчкече әнисен караган.

9 яшьлек бала 31 яшьлек эчкече әнисен караган.

Бу хәл Чиләбе өлкәсендә булган. Урындагы мәктәпнең укытучылары 9 яшьлек баланың ике атна дәвамында мәктәпкә йөрмәвен социаль хемәткәрләргә җиткергән. Аларның тикшерүе нәтиҗәсендә, баланың әнисе белән генә торуы ачыкланган. Ике ай элек аның әтисе гаиләдән чыгып киткән. Әлеге вакытта 31 яшьлек хатын ике атна дәвамында иптәшләре белән эчеп яткан.

Соңгы вакытта гаиләдә акчаны бала тапкан. Аның сүзләре буенча, ул листовка таратып акча эшләгән. Бала үзен балалар йортына бирмәүне сораган.

Хатын социаль хезмәткәрләргә эүчен ташларга вәгъдә биргән. Хәзер бу гаилә аларның аерым контролендә торачак. Тагын бер шикаять булган очракта, хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: mirputeshestvij.mediasole.ru сайтыннан
Читайте нас