-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 декабрь 2020, 00:25

Балаларга иң - яхшы шартлар

Башкортстан Хөкүмәте Президиумында ел әйләнәсенә муниципаль шәһәр читендәге лагерьлар оештыру өчен балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алу тәртибе расланды.

Башкортстан Хөкүмәте Президиумында ел әйләнәсенә муниципаль шәһәр читендәге лагерьлар оештыру өчен балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алу тәртибе расланды.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2021-24 елларда 9 профильле ел әйләнәсенә ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьларын булдыру тәкъдим ителә, – ди Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин соңгы 7 елда 42 шәһәр читендәге лагерь республика бюджетыннан 81,3 миллон сумлык финанс ярдәме алуы турында сөйләде. Шул ук вакытта лагерьларның 22 процентында торак корпуслар 50-100 процентка кадәр тузган. Шәһәр читендәге күпчелек лагерьларда балаларның яшәү шартлары уртачадан түбән. Шуңа күрә күбесенең матди-техник базасы модернизацияләүгә һәм яңартуга мохтаҗ. Шулай ук шәһәр читендәге лагерьларның ел әйләнәсендә эшләве өчен даими хезмәткәрләр штаты да кирәк булачак.

Фото: Глава РБ.
Читайте нас: