Башкортстанда #БезБергә акциясендә катнашучылар күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны Яңа ел белән котлады.
Гомумрусия халык фронты активистлары һәм #БезБергә акциясе партнерлары – Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм “Ана йөрәге” дип аталучы Аналар советы төбәк иҗтимагый оешмасы “Яңа ел могҗизасы” проекты кысаларында Уфада яшәүче күпбалалы гаиләләрне Яңа ел белән котлады.
Һәркайсы тугызар бала тәрбияләүче Фәттаховлар һәм Вәлиевлар гаиләләре Президент грантлары фонды акчасына сатып алынган азык-төлек җыелмалары, канцелярия товарлары һәм Уфа эшкуары Вадим Заһитовтан татлы бүләкләр алды.
Гомумрусия халык фронты эксперты, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм Русиянең халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев, Карсылу һәм Кыш бабай булып киенеп, балаларга чын бәйрәм бүләк иттеләр.
“Бөтендөнья башкортлары корылтае пандемия чорында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен Президент грантлары фондының махсус конкурсында җиңүче булды. Грант буенча барлыгы йөз җыелма бирелде, аларның иллесе — өлкән буын кешеләренә, иллесе күпбалалы гаиләләр өчен тәгаенләнгән. Балалар өчен, азык-төлектән тыш, мәктәп кирәк-яраклары да каралган. Яңа ел алдыннан балаларны сөендерү - безнең өчен зур шатлык. Балалар өчен бүген чын Яңа ел могҗизасы булды. Пандемия — бәйрәмсез калырга сәбәп түгел", - дип билгеләп үтте Эльвира Аеткулова.