Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенең социаль блогы алдына 2021 елга өч өстенлекле бурыч куйды.
- 2020 елда республикада теркәлгән эшсезлек алты тапкырга артты. Аңлашыла, бу шул исәптән хезмәт биржасында арттырылган пособиеләргә дә бәйле. Әмма бу безнең өстән эшсезлекне киметү буенча бурычларны төшерми, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Икенче бурыч - туучылар санын арттыру. Хәзер туучылар һәм үлүчеләр санын бер дәрәҗәгә китерергә кирәк. Һәм өченче бурыч - барлык социаль, бигрәк тә шәхси учреждениеләрне контрольгә алу. Күптән түгел 11 кеше янгында һәлак булган фаҗиганең кабатлануына юл куймас өчен.
***
Вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, 2020 елда социаль сәясәткә нәтиҗәләр ясап, бу өлкәгә 43 миллиард сум тирәсе акча юнәлдерелүен билгеләп үтте. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларына акча күләме шактый арттырылган. Бу өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен яңа айлык түләү кертүгә бәйле.
2020 ел башыннан 206 меңнән артык кеше эшсезлек буенча пособие алган, шул исәптән балигъ булмаган балалы 79 мең гаилә. Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 70 меңнән артык кеше яңа эш тапкан.
***
- 2020 елда 2 меңнән артык инвалид техник тернәкләндерү чараларына сертификатлар алды, - дип өстәде Ленара Иванова. - Уфада «Салют» санаторий-сәламәтләндерү лагере базасында үсешендә тайпылышлары булган балалар һәм үсмерләр өчен яңа республика реабилитация үзәге төзелә башлады.
- Мартта социаль хезмәткәрләребезнең үзизоляцияләүгә актив кушылуын хәтерлим, шул ук вакытта алар өйдә социаль ярдәм күрсәтүне дәвам итте, – диде Радий Хәбиров. - 50 мең кеше өйдән чыкмыйча дару, азык-төлек, кирәк-яраклар алган. Социаль хезмәткәрләр югалып калмады һәм бүгенге көнгә кадәр интернатларда ике атналык карантинлы вахта режимында эшли. Бу хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!
Фото: vgae.ru