-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 декабрь 2020, 14:10

Бәйрәмнәрдә пенсия ничек китереләчәк?

2021 елның гыйнварының бәйрәм һәм ял көннерендә республикада почта элемтәсе оешмалары тарафыннан пенсияләр китерү 3 гыйнвардан билгеләнгән тәртиптә башланачак.

2021 елның гыйнварының бәйрәм һәм ял көннерендә республикада почта элемтәсе оешмалары тарафыннан пенсияләр китерү 3 гыйнвардан билгеләнгән тәртиптә башланачак.

Түләү даталары барлык алучыларга да декабрь пенсиясе квитанцияләрендә күрсәтелгән.

2021 елның 11 гыйнварыннан пенсияләр гадәти график буенча биреләчәк.
Кредит оешмалары аша пенсияләр 2021 елның 12 гыйнварыннан башлап, килешүдә билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, 2020 елда Пенсия фонды барлык түләүләр өчен тулысынча финанслау белән тәэмин ителгән: Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына - 1 млрд. 600 млн. сум, ана капиталы түләүләрен финанслауга - 11 млрд. 100 млн. сум, 16 яшькә кадәр балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 17 млрд. 300 млн. сум алынган.

Гомумән алганда, агымдагы елда республика халкын пенсия белән тәэмин итүгә 230 млрд. сум акча юнәлтелгән.

Фото: ndn.info
Читайте нас: