Арту һәркемнеке төрлечә булачак.
2021 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнә.
Арттыру нәтиҗәсендә республикада картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме 15715 сумга җитәчәк. 3 гыйнвардан арттырылган пенсияләр 1 миллион 180 мең пенсионерга китереләчәк, дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.
Һәр кешегә күпме өстәлүе алына торган пенсия күләменә бәйле. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында граждан алган пенсия хокуклары (стаж, хезмәт хакы, страховка взнослары, пенсия коэффициентлары саны) югарырак булган саен, страховка пенсиясенең күләме һәм, димәк, индексациядән соң, аңа өстәмә сумма да күбрәк.
Эшләүче пенсионерларга, индексацияләрне исәпкә алып, пенсия эштән азат ителгәннән соң түләнә.
Матди тәэмин ителешнең гомум суммасы республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган барлык эшләмәүче пенсионерлар ел дәвамында пенсиягә федераль социаль өстәмә (ФСД) алачак.
Фото: runaruna.ru