Башкортстанның Хәйбулла районында Яңа ел бәйрәменә дүрт ятим балага фатир ачкычлары тапшырылды.
Шулай ук төзекләндерелгән яңа фатирдан ачкычларны хроник авыруларның авыр формаларыннан интегүче балалары булган гаилә алды. Закон буенча тиешле фатирны гаилә 15 ел көтте.
Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә Хәйбулла район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов хәбәр итте.
"Яңа ел алдыннан озак көтелгән фатирлардан ачкычлар тапшыру күңелле. Үз өеңдә яшәү - һәр кешенең хыялы. Һәм бүген ул берьюлы 5 кешегә артты, - дип язган район башлыгы. - Торак ачкычлары алучыларга бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Хәзер аларның үз торагы булуына бик шатмын, ә алда аларны шатлыклы мәшәкатьләр һәм гаилә учагын төзекләндерү көтә.