Башкортстанда күпбалалы гаиләләр өчен җир участоклары урынына компенсациягә 100 миллион сум акча бүленгән.
Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итте.
Кичә Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайда Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышы булды. Анда республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская чыгыш ясады, ул тәкъдим ителгән җир участогы урынына күпбалалы яисә инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата компенсацияләр өчен быел Башкортстанда 100 миллион сум бүлеп бирелүен хәбәр итте.
Хәзер төбәктә 250 мең сум күләмендәге мондый түләүләргә 400 гаилә исәп тота ала. Шул ук вакытта, былтыр компенсациягә бүлеп бирелгән сумма нибары 50 миллион сум тәшкил иткән һәм 200 дәгъвачы өчен билгеләнгән. Аларның 160ы сертификатлар алган да инде, тагын 40ы якын арада компенсация алачак.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: ташламага исәп тотучы гаиләләргә бушлай җир участогы яисә акчалата компенсация сайлау мөмкинлеге узган елның мартында гына барлыкка килде. Нәкъ менә шул вакытта «Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында»гы Законга төзәтмәләр үз көченә керде.