2021 ел башына Башкортстанда 46 меңнән артык хезмәткәр коронавирус пандемиясе аркасында "удаленка" режимында эшли.
Бу хакта бүген ел йомгакларына багышланган брифингта вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу "Русиядә эш" системасында мәгълүматлар дистанцион рәвештә көн саен яңартыла. Анда шулай ук эштән азат ителү, тулы булмаган эш көне белән тәэмин итү режимнарын кертү һәм башка бик күп мәгълүматларны ачыкларга мөмкин.
«Без бу юнәлештә эш бирүчеләребезне активлаштырырга телибез. Әле бүген генә мин хакимият башлыкларына хат яздым, алар территориясендәге барлык кешеләр дә бу мәгълүматларны бирү ягыннан активрак эшли башласын өчен. Чөнки эш бирүчеләрнең барысы да "Русиядә эш" порталында теркәлмәгән. Һәм без күргән мәгълүматлар - теркәлгән хезмәт оешмаларының гына мәгълүматлары", - дип өстәде Ленара Иванова.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 гыйнварыннан "удаленка" турында Закон үз көченә керде. Закон нигезендә, хезмәт килешүе хезмәткәрнең үз эш функцияләрен дистанцион рәвештә башкаруны күздә тота ала, шулай ук читтән торып эшләүне һәм стационар эш урынында эшләүне чиратлаштырырга мөмкин.
"Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе министрга өлкән яшьтәгеләр учреждениеләре буенча сорау бирде. Картлар һәм инвалидлар өчен дәүләт учреждениеләре булса да, туганнары ата-аналарын ни өчен дәүләтнеке булмаганнарга урнаштыруны хуп күрә? Әбҗәлил районында булган фаҗига аларны нәрсәгә дә булса өйрәткәнме?
- Безне дә шушы сорау бик борчый, - диде Ленара Иванова. - Югыйсә дәүләтнеке булмаган йортларда да өлкәннәрне карау түләүсез түгел, шартлары да дәүләтнекеннән яхшырак түгел. Миңа калса, бу - мәгълүмат җитмәүдән. Дәүләт учреждениеләрендә өлкәннәр өчен урыннар бар, бары тик документлар гына җыярга кирәк. Ә туганнар моны эшләргә иренә, аларга, 30 мең сум түләп, тиз генә карт кешедән котылырга кирәк. Гомумән, бу фәлсәфи сорау. Тәрбия җитмәү микән? Югыйсә, ата-ананы балалары карарга тиеш...
Ленара Иванова Әбҗәлил районындагы фаҗигадән соң бу юнәлештә башкарылган эшләрне дә атап үтте.
Министр журналистларның башка сорауларына да җавап бирде. Аерым алганда, «коммуналь хезмәтләр» буенча бурычлар өчен компенсация түләү туктатылса, нишләргә кирәклеген әйтте.
- ЕДК түләү кешеләрнең бик аз гына бурычы булса да туктатыла. Кешеләр кайвакыт тиен, сум – бу бурыч түгел, дип уйлый, әмма система - автомат, анда «стоп» куелган - дип аңлатты Ленара Иванова. - Бурычыгызны түләгәнегезне раслау өчен сезгә беркая да барырга һәм белешмә җыярга кирәк түгел. Бары түләргә кирәк, һәм система автомат рәвештә алдагы ике ай өчен ЕДКны исәпләячәк.
Фото: минтруд